Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып"

Ел саен 1 октябрьдән  бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.. Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.1 нче октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан  Суыксу авыл китапханәсе һәм  Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, өлкәннәрне  бәйрәм белән котлап концерт оештырылды, һәм  чәй  өстәле артында әңгәмә үткәрелде.