"Россия белән кабат бергә"
30 сентябрьдә- безнең илдә яңа истәлекле дата - Донецк, Луганск Халык Республикаларын, Запоржск һәм Херсон өлкәләрен Россия Федерациясе белән тоташтыру көне билгеләп үтелә. Әлеге мөһим вакыйга алдыннан Суыксу авыл киапханәсендә Запоржск һәм Херсон өлкләрен яңадан берләштерү көненә багышланган «Россия белән бердәмлектә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче 2022 елның 30 сентябрендә Кремльнең Георгий залында РФ Президенты В.В.Путин һәм яңа регионнар башлыклары Россия составына кертү турындагы килешүләрне имзалаулары турында сөйләп үтте. Һәм Херсон һәм Запорожье шәһәрләренә 1778 елда Екатерина II тарафыннан нигез салынуы турында да сөйләп үтте.