"Тәрбияче олуг шәхес"
Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, курсларда, семинарларда, лекцияләрдә, төрле мастер – классларда катнашуны, заманча технологияләр өйрәнүне, гомумән, заман белән бергә атлауны таләп итә торган хезмәт.
Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.
Ә минемчә, тәрбияче өчен иң мөһим әйбер – ул һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү. 27 сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә “Тәрбияче олуг шәхес” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде,һәм кычкырып әкиятләр укыдылар.