Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китап-белем чишмәсе"

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре саклаган һәм буыннан-буынга, чордан – чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. Суыксу  авыл китапханәсендә “Китап - белем чишмәсе” дип исемләнгән әдәби кичә  үткәрелде һәм китап күргәзмәсе ясап куелды кызыклы китаплар белән таныштырылды.