Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр"

17 сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында «Әдәбиятта һәм сәнгатьтә чәчәкләр» дип исемләнгән  мастер-класс үткәрелде. Бу чарада укучылар чәчәкләр турында әдәбият белән таныштылар. Китапханәче ясалма чәчәкләр ясау һөнәренең ничек үсүен, чәчәк бәйләмнәре төзүнең чын сәнгать булуын, мастер – класста башкарылган чәчәкләрнең менә дигән бүләк кенә түгел, ә өй интерьерын да бизәргә мөмкин булуын да сөйләп үтте. Үз кулларыбыз белән гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр ясадык.