"Көзге матурлык"
Һәр ел фасылының үз матурлыгы, гүзәллеге, һәрберсенең үзенчә иң яхшы сыйфатлары бар . Көз- ул Гүзәллек Патшабикәсе. Мондый матурлык үзе гади дә, үзе тыныч та, ләкин шул ук вакытта ачык та, көчле дә. 16 сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә,«Көзге матурлык » дигән чара уздырылды. Чарада халык мәкаль-әйтемнәре, көз темасына кагылышлы табышмаклар яңгырады, балалар көз сынамышларын искә төшердек. Китапханәче көз һәм аның матурлыгы, безгә биргән нигъмәтләре турында сөйләп үтте. Көзге нигъмәтләрдән кәрзинне көзге бүләкләр белән бизәделәр, кызлар үзләренә миләштән мәрҗән ясадылар.