"Терроризмга "Юк!" дибез"
Террорчылык - ул көчләү аша билгеле бер максатларга ирешүгә юнәлдерелгән сәясәт. Суыксу авыл китапханәсендә « Терроризмга “Юк” дибез! » дигән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче күз яшьләре, газаплар һәм авырту китергән фаҗига, коткаручыларның батырлыгын, «терроризм» һәм «террорист» төшенчәләре турында сөйләп үтте. Террорчылыкның нәтиҗәләре, корбаннары һәм рәхимсезлеге турында җентекләбрәк белергә мөмкинлек бирде.