"Белем көне"
1 сентябрь – Белем көне-беренче кыңгырау, балаларның һәм аларның ата-аналарының дулкынлануы, чәчәкләр диңгезе һәм, әлбәттә, беренче дәрес. Бу мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен иң көтелгән көн. Бу бәйрәм парта артына беренче тапкыр гына утырмыйча, мәктәпнең озын, ләкин шундый кызыклы, ачышлар белән тулы юлы буйлап чираттагы адымны ясаучылар өчен дә бәйрәм.… Белем көненә Суыксу авыл китапханәсендә «Белем көне» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Ул барлык укучыларга да кызыклы булды. Чөнки яңа уку елы, яңа ачышлар вакыты, яңа белемнәр вакыты, күңелле мәктәп чоры башлана. Күргәзмәдә төрле балалар китаплары тәкъдим ителде. Якты, матур иллюстрацияләр белән!Китап укучы балалар белән табышмаклар уены булды.