"Тәгәри китте язмышлар"
18 июльдә язучы — прозаик, хикәяләр, повестьлар һәм романнар, балалар өчен әкиятләр авторы Зиннур Хөснияр үзенең туган көнен билгеләп үтә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның исеме бүгенге татар әдәбиятында гына түгел, мәдәният һәм сәнгать дөньясында да билгеле. З.Хөснияр туган көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе «Тәгәри китте язышлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм әсәрләре белән танышу үткәрелде. Бу чарада китапханәче авторның иҗаты һәм тормышы турында сөйләп үтте. Күргәзмәдә «Хуш, авылым!» , «Кичү», «Гарасат», «Хур кызлары» дип исмләнгән әсәрләре урын алды.