"Бергә типсен йөрәкләр!"
8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Истәлекле көн эчкерсез мәхәббәт һәм тугрылык символлары саналган изгеләр - Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә кертелгән. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге сайлап алынган. Нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлекне сурәтли.Бу бәйрәм хөрмәтеннән Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, 65 ел һәм50 ел бергә гомер кичергән китап укучы парларны, Аларга изге теләкләр, матур шигырьләр һәм әлбәттә инде мәхәббәт символы булган ромашка букеты бүләк иттек.