Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Хәтер яктысы"

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан, Суыксу авыл китапханәсе Суыксу мәдният йорты белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм илгә җиңү белән кайткан авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында әңгәмә уздырылды. Китапханәче чарада катнашучыларга  сугышның халкыбызга күпме кайгы китергәне, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында сөйләп үтте. Чара ахырында катнашучылар  бер минут тынлык белән ветераннар истәлеген хөрмәтләп һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Шулай ук хәтер шәмнәре кабыздык.