"Без Россия гражданнары"
12 июнь-Россия көне буларак билгеләп үтелә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Без – Россия гражданнары»дигән квест - уен үткәрелде. Китапханәче кызларга Россиянең дәүләт символларына, аның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган станцияләр буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим итте. Станциядән станциягә сәяхәт иткәндә, балалар бәйрәмнең тарихы белән танышачаклар, дәүләт символикасы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, гербның килеп чыгышы, Россия флагындагы төсләрнең әһәмияте турында аңлатып үтелде, Ватан Геройлары турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.Россия гражданины булу – ул үз Ватаныңны ярату, аның язмышы, киләчәге өчен җаваплылык тою дигәнне аңлата. Әлбәттә, ил гражданы үз ватанының тарихын белергә, гамәлдәге законнарны үтәргә, дәүләт символларына хөрмәт белән карарга тиеш.