Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Пушкин эзләре буенча"

 

Ел саен 6 июньдә Русиядә Пушкин көне билгеләп үтелә, ул шулай ук урыс теле көне буларак билгеле.Нәкъ менә шушы көнне — 1799 елның 6 июнендә (яңа стиль буенча) Мәскәүдә Саша Пушкин туган. Совет чорында бу бәйрәм Пушкин шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә иде.Рус әдәбиятында А. С. Пушкин бик зур әһәмиятле урын били. Ул зурлар өчен дә, балалар өчен дә бердәй күп итеп, матур итеп әдәби мирас калдырган шагыйрь. Суыксу авыл китапханәсендә «Пушкин эзләре буенча»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Китапханәче шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырып үтте. Балалар әкиятләрен кычкырып укыдылар, төрле сорауларга җавап бирделәр.