Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигать - тиңсез хәзинә"

4 нче июнь көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  Экология темасына «Табигать тиңсез хәинә » дигән  чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче китап укчыларга  туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турында сөйләп үтте. Балалар белән Мөҗәһитнең «Баллы җәй », Әнәс Хәсәновның «Табигатькә тәрәзә », М.Сафинаның «Болыт кызы», Н Сафинаның «Нарат нигә энәле?» китапларыннан хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләрен укыдылар.