Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Балачак мизгелләре"

Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан,  2 июнь көнне Суыксу авыл китапханәсе Суыксу мәдәният йорты белән берлектә «Балача мизгелләре » дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Китапханәче бу бәйрәм чарасында катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтте. Балалар төрле кызыклы уен-ярышларда катнашып, үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.