"Мәңге яшә китапханә"
27 май-Гомумроссия китапханәләр көне - китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.Китапханәләр кешеләрне белем,сәнгать,тарих,мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр.Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый.Китап – китапханәнең нигезе.Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар.Китапханәче хезмәте тыйнак,әмма бик тә күркәм.Ул сүздән тирән белемле булуны да,аралаша белү осталыгын да,сабырлык та таләп итә. Китапханәчеләр көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе « Мәңге яшә китапханә» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Китапханәче китапханәнең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. З.Кадырова һәм А.Габдуллинаның әсәрләренә фикер алыштык.