Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тарих эзләре буйлап"

 

1977елдан башлап 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.Музей ул үзе бер дөнья,анда халкыбызның үткән тормышын,мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен,фәнни һәм техник үзгәрешләрне,гомүмән,тарихны барларга мөмкин.Гадәттә,һәр кеше музейларга кешелек дөнҗясы тудырган,кулланган әйберләр,ә алар музейда инде экспонатлар дип атала,белән танышу,алар турында күбрәк белү,үзендә туган сорауларга төгәл җаваплар эзләп килә.Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп,тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса,бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми,бары тик эш формалары,методлары гына замана таләпләренә яраклаштырып үзгәртелә.Бу бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә китап укучылар белән «Тарих эзләре буйлап » мәдәният йортында музей почмагында экскурсия үткәрдек.