"Гаилә – бәхет ачкычы"
15 май – Халыкара гаилә көне. Бәхет ул – тату гаилә. Гаиләдә бәхетле булган кешеләр генә үзләрен чын дәрәҗәдә бәхетле итеп тоялардыр. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә -тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Суыксу авыл китапханәсе Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Гаилә – бәхет ачкычы » - Гаилә көне уңаеннан 50 ел бергә гомер иткән парларны котладык. Аларга матур теләкләребезне җиткердек, якты истәлекләре белән уртаклаштык. Шулай ук аларга гаилә белән бергә ял вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру ысуллары турында әдәбият тәкъдим иттек,үзебез тарафыннан әзерләнгән бүләкләребезне тапшырдык.