"Ветераннар янәшәдә яши"
6 майда Суыксу авыл китапханәсендә «Ветераннар янәшәдә яши » дигән чара уздырылды.Чара барышында тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып, алар белән әңгәмә оештырылды. Үзебез тарафтан әзерләнгән бүләгебезне тапшырдык. Алар - якыннарын һәм туганнарын югалткан, ятимлек, ачлык һәм салкынлыкның барлык куркынычларын кичергән буын кешеләре. Олырак яшьтәгеләр окоплар казыган, заводларда эшләгән, авылларда икмәк җыюда ярдәм иткән, өлкәннәр белән беррәттән эшләгәннәр. Бу балаларның барысында да уртак балачак: алар Сугыш чоры балалары.