Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Ватанның геройларын санап бетерерлек түгел"

Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ватанның геройларын санап бетерерлек түгел» - патриотик сәгать,әңгәмә оештырлды. Балалар солдатлар гына түгел, ә тыныч халыкның да үз шәһәрләрен яклап көрәшкән урыннар – герой шәһәрләр белән таныштылар. «Ватанның геройларын санап бетерерлек түгел» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланып куелды. Күргәзмәдән укучылар районыбыз үсешенә шактый хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында да белделәр. Герой-шәһәр исеменә 12 шәһәр һәм бер герой ныгытмасы лаек була. Рәсемгә төшерелгән сугыш темага рәсемнәр ясалды.Бөек җиңүнең 80 еллыгына карата балалар белән георгиий тасмасы ясалды. Китап Батырлык дәресе һәлак булган сугышчылар истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.