Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тукай яши - халык күңелендә"

26 апрель көнне сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә карата Суыксу авыл китапханәсе «Тукай яши – халык күңелендә » дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучылар белән шигырьләрен кычкырып уку да оештырылды. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты - халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән  Тукай безне гомеребез буена озата барачак.