Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Игътибарлы бул!"

23апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Игътибарлы бул» дигән чара үткәрелде. Бу чарада китап укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре турында видеоролик карап үттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен ойрәнделәр .  Безнең тормышыбызда бүген транспорт чаралары зур урын алып тора. Юлларда хәрәкәт иткәндә алар билгеле бер тәртипкә буйсыналар, 1994 нче елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән.Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, юлларда хәвеф-хәтәр булыргы мөмкин. Статистикага караганда юллардагы фаҗигаләрнең күбесе җәяүлеләр гаебе белән була. Балалар катнашында да юлда күңелсезлекләр килеп чыга. Мондый хәлләр булмасын өчен, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны үтәргә кирәк.