"Ягез әле егетләр!"
Пушкин картасы федераль проекты кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә «Ягез әле егетләр!» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде . Чара бәйрәмнең барлыкка килү тарихы – Ватанны саклаучылар көне турында сөйләүдән башланды. Аннары балалар, 2 командага бүленеп, зирәклек, җитезлек һәм эрудиция күрсәтеп, конкурсларда көч сынаштылар. Уен барышында катнашучылар гаскәрләрнең төрләрен, хәрбиләрнең һөнәрләрен, шулай ук хәрби батырлык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Капитаннар конкурсында табышмаклары чиштеләр. Чарада катнашучылар өчен «Ватанны саклаучылар елы» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда хәрби темага матур әдәбият тәкъдим ителде.