"Биектау - гүзәл ягым"
Һәркемнең туган җире, туган авылы була. Кешеләрне туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Үзенең ямьле, иркен һәм гүзәл туган ягын сагынмаучы кеше дөньяда бар микән? Мөгаен, юктыр. Туган авыл! Кыйммәтле энже-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул минем туган жирем, туып үскән төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич мөмкин түгел шул. 17 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Биектау гүзәл –ягым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Биектау районыбызнын һәм авылыбызның тарихын белән сөйләп үтте.