Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Табигатьне саклау безнең өчен төп бурыч"

15 нче апрель  көнне,  Суыксу авыл китапханәсендә  «Табигатьне саклау өчен безнең төп бурыч » дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче чара  барышында  китап укчыларга туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү, табигать гүзәллеген күрә белергә өйрәнү турында сөйләп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.Табигать – кешенең яшәү урыны. Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк!