Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Сәламәтлек зур байлык"

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле.Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә,шулай ук яшәү тәртибен - хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру да бик мөһим. Кешенең сәламәтлеген нәрсә какшата соң? 8 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Сәламәтлек зур байлык » дигән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше нигезләре: дөрес туклану, спорт, шәхси гигиена, чыныгуның төрле төрләре, зарарлы гадәтләрдән (алкоголь, наркотик һәм никотинга бәйлелек) баш тарту турында сөйләп үтте. Әңгәмәдә Суыксу авыл фельдшерының ярдәмчесе да катнашты һәм китап укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.