"Кошлар безнең якын дусларыбыз"
4 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошлар безнең якын дусларыбыз» дигән чара уздырылды. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, шулай ук кошларның кешелек тормышында һәм табигатьтә файдалары турында танышып үттек. «Бу нинди кош? Кем белә?» дигән сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптык. Китапханәдә оештырылган «Кошлар безнең дуслар» дигән китап күргәзмәсе белән танышып, андагы китаплардан да файдалана алдылар.