"Елмаеп алыйк әле"
1апрель көнне Бөтендөнья көлке көне уңаеннан китап укучы балалар белән «Елмаеп алыйк әле» дип исемләнгән чара уздырылды. Чара барышында китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып үтте. «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» дигән китаптан кычкырып мәзәкләр укыдылар, үзләре белән булган кызыклы хәлләрне исләренә төшереп сөйләү булды. Бу чара укучыларның иҗади сәләтләрен ачырга, тапкырлыкларын арттырырга, күңел ачу чарасы буларак , сәламәтлекләрен ныгытырга, авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмаска, югалып калмаска ярдәм итә.