Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"2025 Ватанны саклаучылар елы"

2025 ел Президент тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен билгеләп үтәчәк. Суыксу авыл китапханәсендә «Ватанны саклаучылар елы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз, шулай ук бабаларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, батырлыклары турында сөйләп үтте.  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Батырлыкны мәңге хәтерлибез» дип исемләнгән китап-күргәзмәсе ясап куелды. Күргәзмәгә тәкъдим ителәсе  китаплар укучыларга илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итәчәк.