Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әкиятне таны"

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында  Суыксу авыл китапханәсендә «Әкиятне таны» дигән викторина узды. Китап укучы балалар татар халык әкиятләрен, рус халык һәм чит ил халыклары әкиятләрен укып белделәр. Шуңа күрә балалар үзләренең белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп раслый алдылар. Әкиятнең башын һәм ахырын сөйләп, әкият барышында үзләренең әйберләрен югалткан әкият геройларын әйттеләр, саннар кергән әкиятләрне санап һәм башка шундый мавыктыргыч сорауларга җавап таптылар.Соңыннан яраткан әкият геройларын ясадылар.