Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Акыл яшьтә тугел,башта"

25 март көнне Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә «Акыл яшьтә тугел,башта»дигән табышмаклар бәйгесе оештырылды. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Балаларга табигать, хайваннар, әйләнә –тирәлек, көнкүреш кирәк-яраклары турындагы табышмакларга җавап табырга кирәк булды.