"Хуш киләсең Нәүрүз!"
21 март көнне Суыксу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Хуш киләсең Нәүрүз!» дигән Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Китапханәче килгән кунакларга Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләп үтте.Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде. Бәйрәмгә килгән балалар белән әби-бабаларыбыз уйнаган күңелле уеннарны искә төшереп уйнатылды. “Түбәтәй”, Чума үрдәк, чума каз”, Кәрия, зәкәрия”, “Челтәр элдем читәнгә” һ.б шундыйлар. Соңыннан килгән кунаклар учакта казанда пешкән ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.