Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Баш мие штурмы"

Суыксу авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Баш мие штурм» уен - викторина узды. Әлеге чара белемнең төрле тармакларыннан сорауларны үз эченә алган берничә турдан торды. Уенда катнашучылар үзләренең логик фикерләүләрен, чикләнгән вакытта карар кабул итә белүләрен, шулай ук командада эшли белүләрен күрсәттеләр. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар; гадидән катлаулыга кадәр, ярдәмчел табышмаклар, иң –иң, хәйләкәр сораулар, һәм йомгаклау конкурсында призлы аукционы үткәрелде.