Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Ягез әле кызлар"

Суыксу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары белән,  «Ягез әле кызлар » бәйге үткәрелде. Ике командага бүленеп кызлар көчләрен сынаштылар. Балалар әниләргә багышланган  шигырьләрен  укыдылар, әниләренә бүләккә төсле кәгазьләрдән открыткалар ясадылар. Чәчәкләр турында сөйләү, төсләр сайлау, гадәттә һәр бала үзенең әнисенә, аның мөһимлеген, бөеклеген, чиксез яратуын белдереп, лалә, бәйләме эшләнде. Балаларда хатын-кызларга, әниләргә, әбиләргә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларның мәхәббәтләрен әниләренә җиткезү. Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән ананы шатландырырга кирәк.