Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Кызарган алмалар"

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Гыймадиева 1947 елның 1 мартында Татарстанның  Дөбьяз районы Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туган. Балалар язучысы буларак, Л. Гыймадиева үткән гасырның алтмышынчы елларыннан башлап республикада чыга торган көндәлек матбугат битләрендә даими катнашып килә. Язучының нәниләргә атап язган хикәяләре балалар күңеленә үтемле, сәнгатьчә тәэсирле булулары белән аерылып торалар.

Л. Гыймадиева туган көне уңаеннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Кызарган алмалар » дигән чара уздырылды. Китапханәдә язучының китап фондыннан алынган әсәрләреннән китап кургәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.