"Ана теле – йөрәк теле"
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Туган телебезнең дә киләчәге турында уйланырга бер сәбәп булып тора…Бүгенге глобальләшү чорында без бигрәк тә күпмилләтле Ватаныбызда телебезнең чисталыгын һәм матурлыгын саклауга игътибарлы булырга тиешбез. Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклап калырга хокуклы һәм моңа бөтен көчен куярга тиеш. Суксу авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган сорау-җавап кичәсе үткәрелде.