Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китап битләренә тукыма бизәге"

Суыксу авыл китапханәсендә программа кысаларында Пушкин картасы «Китап битләренә тукыма бизәге» дигән мастер-класс үткәрелде. Хәзерге вакытта тукымага бизәк төшерү хоббиның популяр төре. Чара башында китапханәче укучыларны тукымага рәсем ясау теориясе белән таныштырып үтте нәрсәдә рәсем ясарга, нинди буяулар белән, тукымага рәсем ясау техникасы нинди була. Берничә трафарет тәкъдим ителде. Һәркем үзләренә ошаган трафаретны сайлап, карандаш белән рәсем ясый алдылар.