"Мәгърифәтче Каюм Насыйри"
Каюм Насыйри Татарстанның фән, мәгариф һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертте. Аның хезмәтләре, дәреслекләре һәм әдәби әсәрләре татар халкының милли үзаңын формалаштыру һәм агарту өчен нигез булып тора. 17 февраль көнне Суыксу авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган сорау җавап кичәсе узды. Китапханәче укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Ярты гасырдан артык эшчәнлеге дәверендә матур әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгарганлыгын халык белә.