"Гомерем минем моңлы бер җыр иде"
15 февраль- Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты , татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Гомерем минем моңлы бер җыр иде » дигән әдәби викторна үткәрелде. Китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Китапханәче кыскача гына шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы , Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләп үтте. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел.