"Фәннең дә үз көне бар"
Бүген – Россия фәне көне. 1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары нигезендә, Сенат указы белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. 1999 елда РФ Президентының 7 июнь Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда да бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм. Шушы бәйрәм уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Фәннең дә үз көне бар» - Россия фәне көнендә-әңгәмә үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте, фәннең нәрсә икәнлеге, аның белән кем шөгыльләнүе һәм ни өчен кирәклеге турында сөйләп үтте. Россия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле галимнәр белән таныштырып үтте.