"Дәүләт символлары"
7нче февраль – республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн – Татарстан Республикасы гербы көне. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Дәүләт символлары» - китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.
Анда тәкъдим ителәсе китаплар Россиянең төп дәүләт символларының барлыкка килү тарихын һәм язмышын чагылдырачак. Мәктәп укучылары гербның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балаларга Россиянең хәзерге гербының һәр элементының символик мәгънәсе турында белү кызыклы булды.