"Онытылмас Сталинград"
Ел саен 2 февральдә хәрби дан көненең берсе – Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә «Онытылмас Сталинград» 4 нче февраль көнне китапханәдә китап укучы балалар белән «Онытылмас Сталинград» исемле әңгәмә үткәрелде. Балаларга Сталинград янындагы аянычлы сугыш турында сөйләп үтте. Л.Хәмидуллинның «Җиңү җиңел бирелмәде» дигән китабыннан бу сугышны чагылдырган рәсемнәрне карап үттеләр, якташларыбызның күрсәткән батырлыклары белән танышып үттеләр. Шулай ук китапханәдә «Герой Сталинград» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.