"Донбасс- без бергә!"
Суыксу авыл китапханәсендә «Донбасс- без бергә!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларга яңа төбәкләрнең Россия Федерациясе составына керү тарихын искә төшереп үтте, ул вакытта референдумнар нәтиҗәләре буенча Тарихи гаделлек торгызылды, Донбасс халкының 2014 елдан бирле нацизм һәм фашизм чагылышына каршы көрәшүе турында искә төшерде. Кешеләрнең йөрәгендә, аңында Донбасс һәрвакыт Россиянең аерылгысыз өлеше булды һәм булып кала. Россия янә ярдәмгә килде, ул Донбасс, Херсон һәм Запорожье халкын ташламады, неонацистларны туктатырга һәм үз сайлавын ясарга ярдәм итте.