"Кышкы мизгелләр"
Кыш –табигать фасыллары арасында иң салкыны.Алтын көз үтугә,таягына таянып,ап-ак сакалын җирдән сөйрәп,кунакка кыш килә.Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра.Кыш,шулай итеп,үзенең ак келәмен җәя.Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.Балаларның табигать күренешләре турындагы белемнәрен баету,ел фасылларының төп үзенчәлекләрен аңлату, аның матурлыгын тасвирлап сөйли белү максатыннан, Суыксу авыл китапханәсендә «Кышкы мизгелләр» дигән чара уздырылды.Чара барышында китап укучылар белән кыш турында кычкырып шигырьләр укыдылар һәм рәсемнәр ясадылар.