"Татарстан яшьләре белән янәшә"
«Татарстан яшьләре» — татар яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси газета.1956 елда газетага "Татарстан яшьләре" исеме бирелә, газетаның форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үсеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерүе, шуңа комсомол яшьләренең зур өлеш кертүе газетаның бу елдагы төп юнәлешләрен тәшкил итә. Озакламый газета битләрендә яңа вакыйгалар яктыртыла башлый: нефтьчеләр тормышы, КАМАЗ, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре. Коммунистик дөнья күреше, социализм тарафларындагы көрәш, социалистик бәйгеләрдә катнашуга өндәү һәм башка бу вакытның иң мөһим дәүләт пропагандалаган темалар да газетада төп урын ала.Татарстан яшьләре газетасы чыгуга 105 ел уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Татарстан яшьләре белән янәшә» дип исмләнгән күргәзмә ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды.