"Татарстанның милли китапханәсе ачылуга 160 ел"
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы бар. 1934 елда Үзәк шәһәр китапханәсе өлкә китапханәсе итеп үзгәртелә, бер үк вакытта аңа республикада китапханәләр эше белән методик җитәкчелек итү вазыйфасы да тапшырыла. 1965 елда китапханәнең яңа уставы раслана, шушы устав нигезендә ул фәнни китапханә статусын да ала.
1991 ел китапханә тарихына иң истәлекле ел буларак кереп калды – ул Милли китапханә статусына ия булды. Милли китапханәнең 160 еллык юбилее уңаеннан Суыксу авыл китапханәсендә «Татарстанның милли китапханәсе ачылуга 160 ел » -дип исемләнгән чара үткәрелде, һәм презентация карап үттек.