Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Мәрхәмәтле булыйк!"

3  декабрь-Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн календарьда, үзгә урын алып тора һәм физик-акыл мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игьтибарны җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар - сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, 3 декабрьдә Суыксу авыл китапханәсендә «Мәрхәмәтле булыйк» дип аталган чара узды. Чара барышында китапханәче балаларга игелеклелек, мәрхәмәтлек, ярдәмчеллек һәм бер-береңә хөрмәт кебек сыйфатлар турында сөйләп үтте. Мөмкинлеге чикләнгән Тюрина Элинага мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә күчтәнәч тапшырдык.