Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Вакыт һәм технология"

Суыксу авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара узды. Катнашучылар күптән үткән тарихи чорлар буенча танып-белү сәяхәтенә киттеләр. Үзләренең белемнәрен тикшерделәр, билгеле бер вакыт чорына һәм тармакка кагылышлы яңа кызыклы фактлар белделәр. Балалар өчен тематик күргәзмә һәм мини музей оештырылган иде. Алар экспонатларны кызыксынып өйрәнделәр. Чара нәтиҗәсендә балалар тарих турындагы белемнәрен киңәйттеләр, танылган уйлап табучылар   турында мәгълүмат алдылар.