"Фән – киләчәккә юл"
19 ноябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Фән – киләчәккә юл» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче чара барышында балалар Фән тарихы, танылган галимнәрнең фән һәм техника үсешенә керткән өлеше турында сөйләп үтте. Балалар фән һәм уйлап табулар дөньясыннан кызыклы фактлары белән дә таныштылар. Шулай ук һәркем, хәтта бала да, уйлап табучы була ала икәнен белделәр. Алар балаларның җиләк-җимеш боз, пластилин, мех, Брайль шрифты, батут һәм башка күп нәрсәләрне ничек уйлап тапканнарын белделәр. Чарада фән һәм фәнни ачышларга багышланган кызыклы китап күргәзмәсе дә ясап куелды, ул укучыларга дөньяны үзгәрткән мөһим ачышлар һәм уйлап табулар турында белергә мөмкинлек бирелде.