Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китаплы могҗизалар кыры"

«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Суыксу авыл китапханәсендә «Китаплы могҗизалар кыры» интеллектуаль - күңел ачу уены узды. Уен башында китапханәче барлык катнашучыларны җылы сәламләде һәм уңышлар теләде, аннары уен кагыйдәләре белән таныштырды. Уен өч турдан, финалдан һәм супер - уеннан торды. Уенның темасы- әдәбият табышмаклары. Сораулар - язучыларның биографияләреннән, әсәрләреннән һәм китапларыннан аз билгеле фактлар. Уенчылар һәм дуслар даирәсендә рәхәтләнеп вакыт уздырдылар, әдәбият өлкәсеннән бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар.